Россия дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны буенча икенче урынга чыкты

Илдә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 232 243кә җиткән.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 232 243кә җиткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы коронавируска каршы көрәшү буенча федераль оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

Рәсми рәвештә расланган очраклар саны буенча Россия Испанияне дә узып киткән һәм дөньяда икенче урынга чыккан.

Россиядә узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын 10 899 яңа очрагы теркәлгән.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны буенча АКШ беренче урынны били. Джонс Хопкинс университеты исәпләүләре буенча, Америка Кушма Штатларында эпидемия башланганнан алып инфекция йоктыруның 1 437 916 очрагы (100 мең кешегә – 400дән артык очрак) расланган. Шул ук вакытта, илдә әлеге авыруны эләктергән 80 меңнән артык пациент (5,6 процент) үлгән.