Попова: 3 майдан Россиядә Covid-19 очракларының сизелерлек артуы күзәтелми

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе илдә санитар-эпидемиологик хәл һаман да киеренке кала, дип саный.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 3 майдан башлап Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны сизелерлек артмаган. Күрсәткеч 100 мең кешегә 158,3 очрак тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте.

«3 майдан соңгы ун тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләрнең гомуми саны статистика ягыннан бер үк, — дип сөйләде Попова. - Ягъни, бу саннар белән чагыштырганда ун көн дәвамында Россиядә без  әһәмиятле үсеш күрмибез».

Шул ук вакытта, федераль хезмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, илдә санитар-эпидемиологик хәл киеренке кала, чөнки коронавирус белән зарарланган кешеләрнең 41процентында авыруның симптомнары күренми.