news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы коронавирус инфекциясенең яңа очраклары буенча Казанны узып китте

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 174 593 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның күбесе Казанда түгел, ә Чаллыда (14 очрак) теркәлгән.

Казанда — тугыз, Бөгелмә районында — өч, Лениногорск районында — ике, Әгерҗе, Әлки һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

«10 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 834 очрагы ачыкланган, 16 931 кеше терелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 174 593 кеше (шуларның 3 204е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100