Бөгелмә районында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

24 елдан артык фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән Эльмира Вәлиуллина «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесе белән бүләкләнле.

(Бөгелмә, 12 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районының Ключи авыл җирлеге территориясендә фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Линар Закиров һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Амеров катнашты.

Ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар арасында сәламәтлек саклау тармагы ветераны Эльмира Вәлиуллина да катнашты. Ул Чирково авылында 24 елдан артык фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән. Нәкъ менә ул, һава шартларына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авылдашларына ярдәм иткән.

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте, халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен аны «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесе белән бүләкләделәр.