Самолет һәлакәтендә һәлак булган өч кешенең мәетен туганнарына биргәннәр инде

Һәлак булучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәгән кешеләр бар.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булган өч кешенең мәетен туганнарына биргәннәр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Һәлак булучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәгән кешеләр бар, дип өстәде ул.

«Чаллыда медицина экспертизасы бригадалары көчәйтелде. Хәзерге вакытта барлык чаралар да төгәлләнгән. Туганнарына инде һәлак булганнарның мәетләрен бирә башладылар», — дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры.

Һәлак булганкешеләрнең туганнарына һәм якыннарына психологлар кирәкле ярдәм күрсәттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» кичә иртән Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәткә таруын хәбәр иткән иде. Һава судносы бортында 22 кеше булып, аларның 16сы һәлак булган, калганнары җәрәхәтләнгән.

Минзәләдәге авиакатастрофада һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләр Татарстан хакимиятеннән матди ярдәм алачак. Аларга миллион сум акча түләнәчәк, тиешле карар республика Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.

Моннан тыш, республика һәлак булганнарның мәетләрен җирләү урынына илтүне һәм күмүне оештырырга әзер.