Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны тәүлегенә 300дән 500гә кадәр артты

Вазгыятьне кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе катлауландыра.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 1 сентябрьдән башлап хәзерге вакытта Казанда ОРВИ һәм пневмония аркасында Ашыгыч медицина ярдәмен чакырулар саны атнасына 2230дан 3500гә кадәр, ягъни сентябрь аенда тәүлегенә 330 очрактан 500гә кадәр арта. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов хәбәр итте.

«Күрсәтелгән вакытта шулай ук провизор госпитальләренә мөрәҗәгать итүләр саны артты — тәүлегенә 380нән 640 очракка кадәр. Бу - Республика клиник хастаханәсе, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе, Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе. Алар диагностик бүлекләр кабул итү шартларында яңа коронавирус йогышын диагностикалауны тәэмин итәләр һәм пациентларны госпитализацияләүнең кирәклеген билгелиләр», - диде докладчы.

Вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре бик киеренке режимда эшли, ләкин, шуңа да карамастан, пациентларны кирәкле күләмдә госпитализацияләүне тәэмин итәләр. Койка фондына даими мониторинг үткәрелә, дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы.

Рамил Мөхәммәтдинов шулай ук Казанда яңа коронавирус йогышы белән эпидемиологик хәл киеренке кала, дип искәртте. Вазгыятьне кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе катлауландыра. Һәр мөрәҗәгать бу диагнозны раслау яки төшереп калдыру өчен тикшеренүләрнең тулы күләмен үткәрү белән Covid-19 потенциаль авыруы буларак карала.

«Бу - борыннан,тамактан мазок, күкрәк читлеге органнарының компьютер томографиясе һәм башка бик күп нәрсәләр уздыру ПЦР-тикшеренүләре», - диде ул.