news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 мең 787 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенең 26 яңа очрагы теркәлде, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, 24е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 21е өендә дәвалана», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында теркәлгән. Алар арасында балигъ булмаган бер бала да һәм 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (16 кеше), ә районнар буенча Апаска (ике кеше) туры килә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 мең 787 очрагы теркәлгән, 5 мең 602 кеше (шуларның унысы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100