Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация башланды

Гриппка каршы прививканы тиешле шартлар сакланган сайлау участокларында ясатырга мөмкин.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сайлау участокларында хәзер үк гриппка каршы прививка ясатырга була инде, әмма барысында да түгел. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Участокларда вакцинация эшләре көчәя бара. Вакцинация өч көндә дә үткәреләчәк: җомга, шимбә һәм якшәмбедә. Әмма аның барлык объектларда да узмаячагын аңларга кирәк. Кызганыч, мөмкинлекләр булмаган урыннарда вакцинация үткәрелмәячәк», — дип искәртте спикер.

Жаворонков прививка ясатыр алдыннан ул кешене табиб тикшерергә тиешлеген искәртте. Министр урынбасары татарстанлыларга катлаулы эпидемиология сезонында үзеңне авырулардан саклау өчен вакцинация узарга киңәш итте.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда гриппка каршы прививканы 205 сайлау участогы адресы буенча ясарга мөмкин булачак, дип хәбәр иткән иде.