news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 йоктыручыларның ничек тавыш бирә алуларын аңлаттылар

Вакытлыча йогышлы авырулар госпитале пациентлары, барлык процессуаль нормаларны үтәп, үзләренең гражданлык бурычларын үти алачак.

Covid-19 йоктыручыларның ничек тавыш бирә алуларын аңлаттылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Хастаханәдә яңа коронавирус инфекциясе диагнозы белән ятучы пациентлар, махсус медицина бригадасына мөрәҗәгать итеп, тавыш бирә ала. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Һәр очракта пациентның тавыш бирергә теләве шәхси тәртиптә хәл ителә, аңа сайлау комиссиясе составына керүче белгечләребез керә, шулай итеп барлык процессуаль нормалар үтәлә», — диде спикер.

Covid-госпитальләрдә аерым сайлау участоклары булмаячак, әмма һәр авыру үз теләге белән тавыш бирә алачак. Жаворонков, пациент сайлаганнан соң, бюллетеньне кәгазьдән аермалы буларак дезинфекцияләргә мөмкин булган пакетка салалар, диде.

Министр урынбасары әлегә Татарстанда Сovid-госпитальләрдә тавыш бирергә теләүчеләр юк, дип сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлегә сайлаулар процессы көчәя бара гына. 

news_right_1
news_right_2
news_bot