news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт организмны коронавирустан саклый торган үзенчәлекне атады

Белгеч ачыклап узганча, COVID-19 коронавирусын тудыра торган реакция, шулай ук авыруның ни дәрәҗәдә узуы кеше организмының шәхси генетик үзенчәлекләренә бәйле булырга мөмкин.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты CMD молекуляр диагностика үзәгенең әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедев "Российская газета" га биргән интервьюсында кайбер кешеләрнең коронавирустан саклану үзенчәлеге булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, ике төп фактор бар: генетик үзенчәлекләр, геннарны мутацияләү.

Белгеч ачыклап узганча, COVID-19 коронавирусын тудыра торган реакция, шулай ук авыруның ни дәрәҗәдә узуы кеше организмының шәхси генетик үзенчәлекләренә бәйле булырга мөмкин.

Ул хәзер галимнәр теге яки бу кешедә авыруның ни дәрәҗәдә авыр булачагын ачыкларга мөмкинлек бирә торган генетик вариантларны ачыклау өчен тикшеренүләр үткәрүләрен әйтте.

"Тикшеренүләр дәвам итә һәм безне яңа коронавирус белән бәйле бик күп ачышлар көтә", — дип нәтиҗә ясады эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100