Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек министрлыгы: Казан мәктәбендәге фаҗигадән соң донор каны җитмәү - фейк
Татарстан клиникалары бөтен кирәкле әйберләр, шул исәптән донор каны запаслары белән тәэмин ителгән, дип искәрттеләр ведомствода.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казанның 175нче гимназиясендә зыян күргән балаларга кан бирү өчен татарстанлыларны кан тапшырырга чакырган хәбәрләр пәйда булды. Әмма Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында донор канының җитмәвен расламадылар.
«Мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Татарстан клиникалары бөтен кирәкле, шул исәптән донор каны запаслары белән тәэмин ителгән», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175нче гимназиясендә ату вакытында сигез кешенең - аларның җидесе балалар һәм бер укытучының һәлак булганлыгын хәбәр иткән иде. 12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз