Татарстанда балаларны планлы вакцинацияләү 12 майдан башланачак

Балалар поликлиникаларында кешеләр күп җыелуны һәм чират булдырмау таләп ителә.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда барлык медицина оешмалары да 12 майдан ике юнәлеш буенча эшчәнлекләрен башлап җибәрәчәк. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Беренче юнәлеш — декретацияләнгән контингентны алдан язылу һәм барлык кирәкле иминлек чараларын үтәп медицина тикшерүләрен үткәрү. Сүз азык-төлек продуктларын һәм эчәргә яраклы суны җитештерү һәм сату, балаларны тәрбияләү һәм укыту, коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшләүче кешеләр турында бара.

«Икенче юнәлеш — без балаларны планлы вакцинацияләүне яңадан башлап җибәрәбез. Моның өчен балалар поликлиникалары участокларда вакцинация вакытының кемгә килеп җитүен анализларга һәм балаларны алдан язылу буенча чакырырга тиеш», — диде Патяшина.

Поликлиникаларда кешеләр күп җыелуны һәм чират булдырмау таләп ителә. Термометрияне үткәрергә һәм пациентлардан анамнез җыярга кирәк, дип ассызыклады спикер.