Сәламәтлек министрлыгы: Татарстанда биш медицина хезмәткәре коронавирус белән авырый

Аларның хәле уртача авырлыкта һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда биш медицина хезмәткәре коронавирус белән авырый. Тагын 43 кеше инфекция йоктыруда шикләнелә, алар авырулар белән элемтәдә булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда Cоvid-19 инфекциясе биш медицина хезмәткәрендә расланды. Тагын 43 кеше раслану стадиясендә, алары авырулар белән элемтәдә булган», — диде Садыйков.

Аның сүзләренчә, авыруларның хәле уртача авырлыкта һәм канәгатьләнерлек.