420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның «Вектор» дәүләт фәнни үзәге Covid-19 яңа типтагы коронавируска каршы антитәнчекләрне ачыклау өчен «SARS-CoV-2-ИФА-Вектор» тест-системаны теркәде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роспотребнадзорда эшләнмә барлык кирәкле техник һәм клиник сынаулар узды, диделәр. Тест-системаның теркәү таныклыгы вакыты чикләнмәгән.
Система коронавируслы инфекция белән авырганнарны ачыкларга, популяцион иммунитетны өйрәнергә һәм хәзер Covid-19га каршы эшләнелә торган вакциналарның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.