Ленар Мөхәммәдиев Америкада өлкәннәрнең сәламәтлеген ничек саклаулары хакында сөйләде

Кеше беренче очракка кадәр генә курыкмый, ди IT-белгеч.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). АКШның Флорида штатында яшәүче, тумышы белән Балтач районыннан булган IT белгеч Ленар Мөхәммәдиев коронавирус вакытында америкалыларның өлкәннәрнең сәламәтлеген ничек сакларга тырышуы хакында сөйләде.

«Минем дусларым, танышларым әти-әниләренең өйләренә янына киләләр дә, кычкырталар: без нормаль. Яшьләр үзләрендә авыру булыр һәм олы кешеләргә авыру эләгер дип курка. Олы кешеләрне күбрәк сакларга кирәк», — дип сөйләде ул.

Ленар әйтүенчә, ул үзе дә, хатыны да өйдә эшли, урамга ризык сатып алыр өчен генә чыгалар. Ул үзе яшәгән Тампа шәһәрендә авыручылар шактый булса да, үз танышлары арасында андыйлар булмавын әйтте.

«Ватсапта, авылда бигрәк әллә нинди әйберләр тарала. Янәсе, бу коронавирусны Америка уйлап чыгарган, массоннар… Ул чын әйбер түгел, паника өчен уйлап чыгарылган, имеш. Мин Америка кешесе буларак әйтә алам, бу алай түгел. Итальяннар да раслар, моның алай түгел икәнен», — ди Ленар. Аның фикеренчә, бу вакытлы күренеш.

 «Кеше берәр әйбердән беренче очракка хәтле генә курыкмый, диләр бит. Егылып төшеп баручы самолетта атеистлар булмый диләр. Корал йөртү яклы булган кешеләрнең берәр танышын үтерсәләр, ул коралга каршы була башлый. Кеше тирә-ягына карый инде, әгәр проблема килмәсә, бернишләми», ди ул.

АКШ коронавирус иң нык таралган ил. Коронавирус белән авыручылар ярты миллион тирәсе, 18 мең кеше һәлак булган. Америкада 16 миллион кеше эшсез калган, киләчәктә эшсезлек 30 процент булыр дип тә фаразлыйлар.