Алабуга хастаханәсенә салынган Италия кешесендә коронавирус табылмаган

Ир февраль азагында Алабугага Италиядән кайткан һәм үзендә бераз хәлсезлек сизгән.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алабуга хастаханәсенә ОРВИ билгеләре белән салынган Италиядән кайткан кешедә коронавирус табылмаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, чит ил кешесе Италиядән февраль азагында килгән. Бу атна башында ир-атта салкын тию билгеләре пәйда булган һәм ул табибларга мөрәҗәгать иткән.

Ирне Алабуга үзәк хастаханәсенә салалар, анда коронавируска анализлар алалар. Анализлар COVID-19 вирусының пациентта табылмавын күрсәткән. Әмма әлегә ир хастаханәдә карантинда була.