Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимовага мактаулы исем бирелә

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы карарны имзалады.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 ел дәвамында Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсен җитәкләгән Венера Рәхимовага «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы карарны имзалады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Венера Рәхимова медицинада үз юлын 1998 елда участок терапевты булып башлый. 2014 елда аны район үзәк хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары итеп билгелиләр һәм ул 2нче яңа сырхауханәне төзекләндерү буенча зур эш башкара, аны җиһазлау белән шөгыльләнә һәм мәгълүмати технологияләр — электрон документ әйләнеше, электрон амбулатория картасын кертә.

Венера Рәхимованы 2015 елда Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул барлык медицина оешмаларын заманча диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү өчен тырышты. Ул эшләгән елларда Түбән Кама районы муниципаль учреждениеләр рейтингында алдынгы урыннарда торды.

Венера Рәшид кызы катнашында медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды, ФАПларны актив төзү, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру башланды.

Табиблар эше беркайчан да җиңел булмады, әмма быел коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә авырлык күп тапкырлар артты. Венера Рәхимова беренчеләрдән булып, COVID-19 вирусына каршы көрәшкә басты, коллективны туплап кына калмыйча, турыдан-туры госпитальдә эшләде.