Табиб: ковидтан прививка ясатучылар реанимациягә эләкми

Прививкалар авырудан котылу һәм аны җиңел уздыруның бердәнбер юлы булып кала, диде табиб.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»), Вакцина ясаткан пациентлар беркайчан да диярлек реанимациягә эләкми, әмма һәр конкрет очракны аерым карарга кирәк дип белдерде табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников.

«Монда җитди авырулары, окнологиясе булган өлкән кешеләр турында сүз бара», — диде табиб.

Александр Мясников сүзләренчә, «авыр» пациентлар һәрвакыт инфекциядән вафат була. Элек бу пневмококк, грипп булса, бүген исә — коронавирус. Шул ук вакытта, прививкалар авырудан котылу һәм аны җиңел уздыруның бердәнбер юлы булып кала.

Еш кына прививка ясатмаган кешеләрдә пневмония башка авыру, мәсәлән бактериаль пневмония килеп кушылу аркасында катлаулана, дип яза табибка сылтама белән РИА Новости.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйткәнчә, Россия стационарларына эләгә торган коронавируслы пациентларның төп массасы прививка ясатмаган, ә вакцина ясаткан кешеләрнең нибары 0,03 проценттан азрагында гына авыруның катлаулы формада узуы күзәтелә. Нигездә, прививка ясатмаган кешеләр ковидтан вафат була. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүзләренчә, Россиядә көн саен коронавирустан вафат булучылар арасында прививка ясатучылар юк диярлек, ә вакцина ясаткан кешеләр арасында «дельта» штаммы белән нибары 2 процент чамасы кеше генә авырый.