news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 35 кеше Covid-19 йоктырган

10 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясе диагнозы 7515нче тапкыр куелган.

Татарстанда тагын 35 кеше Covid-19 йоктырган
Татар-информ архивы

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясенең яңа 35 очрагы теркәлгән. Аның берсе читтән кертелгән, калганнары — авырулар белән элемтәдә булучылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 31 көше өйләрендә дәваланачак», — дип сөйләделәр ведомствода.        

Иң күп авыручылар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (17 кеше) керә. Икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр (9 кеше), өченче урында 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр (3 кеше).

Коронавирус йоктыручыларның иң күбе Казанда теркәлгән — 19 кеше. Икенче урында Буа районы, анда 4 пациентның ковид йоктыруы ачыкланган, ә Арча һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән.

10 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча республикада коронавирус инфекциясе диагнозы 7515нче тапкыр куелган. 6369 кеше (шуларның җидесе — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100