Татарстанлылар депутатларга «Сәламәтлек саклау» проекты турында сораулар бирә алачак

Чара 11 сентябрьдә онлайн-форматта узачак.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр депутатларга «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сораулар бирә алачак.

Онлайн-конференциядә (Zoom) ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев, Светлана Захарова, Татьяна Ларионова һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнаша.

Чара 11 сентябрьдә 10.00-11.00 сәгатьтә узачак. Шуннан соң 11.00-12.00 сәгатьтә онлайн-консультация үткәрелә. Кабул итүдә катнашу өчен алдан язылырга кирәк.

«Гражданнарны кабул итү дистанцион форматта Skype (Priemnayaer116), Instagram (opriemnaya116) һәм WhatsApp (8-987-205-00-63) каналлары ярдәмендә, шулай ук 8 (800) 201-16-00 („Минем депутат“ порталы) кайнар элемтә телефоны буенча оештырылачак», - диелә хәбәрдә.

Кабул итүгә язылу һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 238-10-00 телефонына шалтыратырга кирәк.