Сәламәтлек саклау министрлыгы: Элеккеге Covid-госпитальләр куркыныч тудырмый

Яхшылап эшкәртү нәтиҗәсендә вакытлыча оештырылган элеккеге госпитальләрдә яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы юк.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Вакытлыча оештырылган госпитальләрне (аларда яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәваладылар) япканнан соң, хастаханәләрдә дезинфекция үткәреләчәк. Яхшылап эшкәрткәч, алар табиблар һәм пациентлар өчен куркыныч тудырмаячак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентлар дәваланган госпитальләрне эшкәртүгә зур игътибар бирелә. Бу – төп шөгыль, ул берничә көн вакытны ала. Шунлыктан без пациентларны хастаханәдән чыгардык, әмма әле ачылмадык дип рапорт бирәбез. Чөнки госпитальләрне эшкәртү, аларны җилләтү берничә көн дәвам итә. Эшнең күләменнән чыгып караганда, хастаханәләр мондый комплекслы якын килүгә сирәк дучар ителә дип уйлыйм», - диде спикер.

Жаворонков аңлатканча, табиблар дезинфекция үткәрелгәннән соң пациентларга бернинди куркыныч янамавын күрә. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да министр урынбасарының сүзләрен раслады.

«Планлы ярдәм күрсәтү өчен бернинди куркыныч янамый. Дезинфекция зур күләмдә үткәрелә. Аның барышында өслекләр, урын-җир, түшәк, мендәрләр яхшылап эшкәртелә», - дип искәртте ул.