Россиядә «кызыл зона»да эшләүче табибларның графигын үзгәртергә ниятлиләр

Проектның бәясе – 4 миллион сум, аны 2020 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларның графигы үзгәрергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Шул хактагы проект бүгенге көндә әзерлек стадиясендә. Яңа документта «кызыл зона»дагы сменалар саны, эштәге йөкләнеш һәм пандемия чорында медицина хезмәткәрләренең ялы турындагы мәгълүматлар чагылыш табачак.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, яңа системаның максаты – коронавирус инфекциясенең таралуына каршы көрәшүче табибларны сагалаган куркынычны киметү. Белгечләр медицина хезмәткәрләренең расписаниесенә анализ ясаячак, атналык һәм тәүлеклек йөкләнешне ачыклаячак, соңыннан боларның барысы да тиешле тәкъдимнәрдә чагылыш табачак.

«Күп кенә табибларны „кызыл зона“да 16шар сәгать эшләргә мәҗбүр иттеләр. 12 сәгатьлек эш көне киң таралган күренеш иде. Табиблар „кызыл зона“да ашамыйча һәм бәдрәфкә бармыйча 6-8 сәгать утырды. Бу – норма түгел, бу – законны тупас бозу», - дип белдерде РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Михаил Андрочников. Аның сүзләренчә, әлеге зонада эш сменасы атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Проектның бәясе – 4 миллион сум, аны 2020 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла.