Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 12нче хастаханәсендә коронавирустан дәваланган соңгы пациентлар чыгарыла
Яхшылап эшкәрткәннән соң, медицина учреждениесе пациентларны план нигезендә кабул итү өчен ачылачак.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүген Казанның 12нче хастаханәсеннән коронавирустан дәваланган соңгы пациентларны чыгарырга ниятлиләр. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүген без 12нче хастаханәдән дәвалау этабында булган соңгы пациентларны чыгарырга ниятлибез. Әгәр барысы да яхшы булса, ул бүгеннән ябылачак. Без көтелмәгән хәлләр килеп чыкса дип, тагын ике көн бирәбез», — дип искәртте спикер.
Шуннан соң хастаханәне яхшылап эшкәртәчәкләр. Жаворонков билгеләп үткәнчә, киләсе атнадан 12нче клиник хастаханә бүтән Covid-госпиталь буларак эшләмәячәк.
«Татар-информ» агентлыгы Казандагы 16нчы хастаханәнең яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен вакытлыча оештырылган госпиталь буларак эшләүдән туктавы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз