Чирмешән үзәк хастаханәсе поликлиникасында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды

Бу   «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Чирмешән үзәк район хастаханәсе поликлиникасында медицина учреждениесе тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты эшли башлады. Бу «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табиб-гериатр — өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалау һәм профилактикалау буенча белгеч, ул 65 яшьлек һәм өлкәнрәк пациентларны кабул итә.

Гериатр олы яшьтәге кешегә үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен сакларга, мөстәкыйль хәрәкәт итәргә, киңлектә һәм вакытта ориентлашырга, аралашу белән кыенлыклар кичермәскә һәм әйләнә-тирәдәге хәлләрне контрольдә тотарга ярдәм итә. Мондый табибның амбулатор этаптагы барлык гамәлләре әлеге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән.