Марат Садыйков: Татарстанда Covid-19 инфекциясен кабат йоктыруның рәсми очраклары юк

Коронавирустан вакцинация ирекле рәвештә һәм бары тик күрсәтмәләр буенча гына үткәреләчәк, диде республиканың сәламәтлек саклау министры.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, коронавирусны кабат йоктыруның рәсми очраклары теркәлмәгән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков туры эфир вакытында әйтте.

«Коронавиурсны кабат йоктыру очраклары Россиядә теркәлмәгән, Татарстанда да андый очраклар юк. Кайбер илләрдә мондый очраклар теркәлгән дигән мәгълүмат бар. Әмма тагын өйрәнергә һәм кабат тикшерергә кирәк, бәлки, коронавирус инфекциясе диагнозы дөрес куелмагандыр», — дип җавап бирде Марат Садыйков икенче тапкыр Covid-19 йоктырырга мөмкинме дигән сорауга.

Министрдан мәҗбүри тәртиптә коронавирустан вакцинация ясаячаклармы дип кызыксындылар. Ул процедура ирекле һәм бары тик күрсәтмәләр буенча гына үткәреләчәк, дип җавап бирде ул.

Бу айда Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башлана. Элегрәк Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасы яңа штаммнарның куркыныч булуы турында кисәткән иде.