news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы зыянлы ризыкларга рекламаны чикләргә тәкъдим итте

Шулай ук җәмгыять сәламәтлеген ныгыту буенча төбәкләрнең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашуны тәкъдим иттеләр.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми практика буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина дөрес булмаган туклану ризыкларын рекламалауны чикләүне һәм файдалы ризыкларны үтемле итү чараларын закон белән ныгытырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.  

«Тәкъдимнәр шундый: А пункты — җәмгыятьнең сәламәтлеге. Беренче — бердәм сәламәтлек саклау мохитен булдыру. Икенче — дөрес булмаган туклану ризыкларын рекламалауны чикләүгә юнәлдерелгән чараларны, азык-төлекне маркировкалауны үзгәртүне, тоз куллануны чикләүне, дөрес туклану ризыкларын үтемле итүне законда ныгыту», — диде ул Федерация Советында узган түгәрәк өстәлдә.  

Шулай ук ул җәмгыять сәламәтлеген ныгыту буенча төбәкләрнең уңышлы тәҗрибәсен таратуны тәкъдим итте. Драпкина сәламәт яшәү рәвешен алып бару индексы булдыру турында да әйтте. Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда бу индекс уртача 12 процентны тәшкил иткән. Димәк, Россия халкының 12 проценты сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Оксана Драпкина сүзләренчә, саннар бик аерыла: Камчатка краенда 0,04 проценттан Ингушетиядә процентка кадәр.  

Аның сүзләренчә, өйдә үлем очракларын киметү буенча чаралар эшләргә кирәк. Бу табибларга тиз мөрәҗәгать итү һәм халыкның хәбәрдар булуы, дип аңлатты белгеч. «Әгәр күкрәк өлеше авырта икән, көтеп торырга кирәкми, телефонны алып ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк», — диде ул.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100