news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашкога Чаллы онкоүзәгенең яман шештән үлүчеләр санын киметәчәге турында сөйләделәр

Әлегә онкология хезмәтенең радиотерапевтик бүлекләре Казанда гына эшли, шунлыктан Татарстан башкаласыннан ерак яшәүче кешеләргә вакытында ярдәм алу кыенлык тудыра.

Мурашкога Чаллы онкоүзәгенең яман шештән үлүчеләр санын киметәчәге турында сөйләделәр
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 10 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Чаллыга эш сәфәре барышында Республика клиник онкология диспансеры филиалын (РКОД) төзүнең барышы белән танышты.

 Диспансерның баш табибы Илгизәр Һидиятов кунакка сөйләгәнчә, Чаллы онкология үзәген узган ел төзи башлаганнар. Агымдагы елның сентябренә аның корпуслары тулысынча әзер булачак, җиһазларны монтажлау башланачак, ә ноябрьдә медицина учреждениесе беренче килүчеләрне кабул итә алачак.

Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Һидиятов сүзләренә караганда, үзәкнең төп максаты - 2024 елга онкология авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 175 очракка кадәр киметү. Хәзер ул 190,4 очракны тәшкил итә. Белгеч 2011 елдан башлап яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны арта баруын, аңа кадәр 100 мең кешегә 148,3 очрак дәрәҗәсендә булганлыгын әйтте.

Авыруларга ярдәм күрсәтү катлаулылыгы шунда, әлегә онкология хезмәтенең радиотерапевтик бүлекләре Казанда гына эшли. Татарстан башкаласыннан ерак яшәүче кешеләргә аны вакытында алу кыен була. Чаллыда онкоүзәкне эшләтеп җибәрү белән бу проблема бетереләчәк.

Бәясе 2 млрд 261 млн сум булган объект елына 100 мең кешене кабул итүгә исәпләнгән. Аңа 1,2 млн кеше яшәгән территория беркетеләчәк. Онкоүзәктә елына 30 мең нур операциясе ясауга исәпләнгән радиология корпусы ачылуы да мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100