news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко Чаллыда медицина оешмаларын сертификацияләүнең мөһимлеге турында әйтте

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгын шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Мурашко Чаллыда медицина оешмаларын сертификацияләүнең мөһимлеге турында әйтте
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 10 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко эш сәфәре кысаларында Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булды. Анда аңа медицина учреждениесенең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм халыкка ярдәм күрсәтү системасының ни дәрәҗәдә уйланылган булырга мөмкин булуын күрсәттеләр.

Ике ел элек Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе JCI алтын мөһеренә ия булган 900 клиника исемлегенә керде. Хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев сүзләренә караганда, бу пациентларның һәм медицина хезмәткәрләренең иминлеген бәяләүнең иң катгый стандарты.

Монда JCI таләпләре тайпылышсыз үтәлә. Ул хастаханәнең бөтен эшчәнлегендә: дәвалау-диагностика процессларында, административ эшчәнлектә, матди-техник базада, биналарның һәм архитектура корылмаларының куркынычсызлыгында, янгын куркынычсызлыгын саклауда чагыла.

Хастаханәдә күргәннәрне шәрехләп, РФ Сәламәтлек саклау министры Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең медицина ярдәме сыйфаты һәм медицина хезмәткәрләренең иминлеге сертификаты булуының мөһимлеген искәртте.

«Бу - без соңгы өч-дүрт елда илнең медицина оешмаларына кертелә торган тема. Әлегә сертификат лицензияле таләп түгел, әмма инде эчке контроль системасына кертелгән», – диде Мурашко.

Министр сүзләренә караганда, сыйфат менеджменты системасы Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе эшчәнлеге хезмәт күрсәтү тизлеге, дәвалау вакыты һәм аның нәтиҗәләре буенча башка медицина оешмалары эшеннән сыйфат ягыннан аерылып торуына ярдәм итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100