news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделевич татарстанлыларга пляжда Covid-19 белән зарарлану куркынычы саклануын әйтте

Татарстан елгаларында һәм күлләрендә коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчкәннән соң коенырга мөмкин булачак.

Менделевич татарстанлыларга пляжда Covid-19 белән зарарлану куркынычы саклануын әйтте

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе пляжда да йогарга мөмкин. Моның өчен кешеләр күпләп җыела торган урыннарда бик сак булырга кирәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында шул фикер белән Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Борис Менделевич уртаклашты.

«Хәзер яңа коронавирус, аерым алганда аның су аша тапшырылмавы турында мәгълүмат җитәрлек, һәм шуңа бәйле рәвештә кешеләр пляжларга омтылды. Әмма шуны аңларга кирәк: һава-тамчы юлы белән зарарлану куркынычы юкка чыкмады һәм җәмәгать урыннарында булган очракта, ким дигәндә, социаль дистанцияне үтәргә кирәк», – диде парламентарий.

Моннан тыш, Менделевич әлегә вирусны су аша йоктыру һәм аның суда күпме вакыт саклануы турында фундаменталь тикшеренүләр булмавын искәртте. Шуңа бәйле рәвештә депутат татарстанлыларны аеруча уяу булырга чакырды.

Татарстанда пляжларны рәсми рәвештә чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчкәннән соң гына ачачаклар. Хәзер республика икенче этапта тора. Әмма, әйтик, Түбән Камада санкцияләнмәгән пляжда, тыюга карамастан, ял итүчеләр күп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100