Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 34 очрагы ачыкланган

Чаллы зарарлану очраклары саны буенча лидер булып тора, биредә тәүлек эчендә 10 очрак теркәлгән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 34 татарстанлыда ачыкланган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары — элемтә юлы белән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 15 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Бу юлы Чаллы зарарлану очраклары саны буенча лидер булып тора, биредә тәүлек эчендә 10 очрак теркәлгән. Аннары рейтингта Баулы районы - тугыз һәм Казан дүрт инфекцияле кеше ачыкланган. Ковидтан өч кеше — Яшел Үзән районында, ике - Минзәләдә, шулай ук Арча, Югары Ослан, Биектау, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак билгеле.

10 майга алынган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 20 808 кешедә Covid-19 инфекциясе ачыкланган. 17 723 кеше сәламәтләнгән.