news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус очраклары акрын темпта арткан төбәкләр билгеле

Яһүд автоном өлкәсендә авыру очраклары арту бөтенләй юк

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Яһүд автоном өлкәсендә бер тәүлектә COVID-19 очракларының артуы күзәтелмәгән, иң аз үсеш — Тувада (0,02 процент). Бу турыда Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәренә сылтама белән РИА Новости яза.

«Коронавирус очракларының иң аз үсеш күзәтелгән субъектлары билгеле булды. Яһүд автоном өлкәсендә авыру очраклары арту бөтенләй юк, Тыва Республикасында 0,02 процент, Ямал-Ненец автономияле округы, Мурманск өлкәсе, Хабаровск краенда 0,04 процент», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100