news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Британиянең Covid-19 штаммы Башкортстанда ачыкланган

Республикадан коронавирусның башка штаммнарын ачыклау өчен "Микроб" фәнни-тикшеренү институтына авыручылардан 48 биологик материал җибәрелгән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Британиянең коронавирус йогышы штаммы Башкортстан территориясендә табылган. Бу хакта Интерфакс Роспотребнадзорның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казакка сылтама белән хәбәр итә.

«Әйе, безнең республика территориясендә Британия вирусы штаммы ачыкланды. Вирус йоктыручылар авыр хәлдә түгел. Аларның бер өлеше савыкты инде», — диде Казак җомга көнне киңәшмәдә.

Ул республикадан коронавирусның башка штаммнарын ачыклау өчен «Микроб» фәнни-тикшеренү институтына авыручылардан 48 биологик материал җибәрелгәнлеген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100