Россиядә коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 5,4 миллионнан артык тест үткәрелгән

243 мең кеше медицина күзәтүе астында кала.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 5,4 миллионнан артык тест үткәрелгән, 243 мең кеше – медицина күзәтүендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Россиядә коронавируска 5,4 миллионнан артык тест үткәрелгән, 243 мең кеше медицина күзәтүе астында кала», - диелә хәбәрдә.

Соңгы тәүлектә Россиядә инфекцияне ачыклау максатыннан 226 мең тест уздырылган, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.