Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор битлек киюне коронавирусны кисәтү чараларыннан берсе дип атады
Әмма битлекләр куллану гына коронавирустан саклану өчен җитәрлек түгел, шуңа күрә башка чаралар да күрелергә тиеш.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор медицина битлеге киюне яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы таралуын чикләү буенча кисәтү чаралары рәтенә кертте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вирус кешедән кешегә һава аша яки үзара контактка кергән очракта йога, шуңа күрә «медицина битлеген кию коронавирус таралуын чикләү өчен кисәтү чараларыннан берсе булырга мөмкин», дип искәрттеләр ведомствода.
Моннан тыш, Роспотребнадзор битлекләрне куллану буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңартылган киңәшләренә сылтама ясый. Респиратор симптомнары күзәтелгән кеше белән тыгыз контактка керү вирус йоктыру куркынычы белән яный, бу очракта медицина битлекләре саклагыч ролен үти ала.
«Әмма битлекләр куллану гына коронавирустан саклану өчен җитәрлек түгел, шуңа күрә башка чаралар да күрелергә тиеш», - дип искәрттеләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында һәм кулларны даими рәвештә юарга кирәклеген билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз