news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан авырып кайтучыларны коронавируска тикшерәләр

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очракта, кешеләрнең Россиянең берәр шәһәрендә булып кайтуы исәпкә алына, ләкин даими медицина күзәтүе билгеләнми.

Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан авырып кайтучыларны коронавируска тикшерәләр
архив

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан ОРВИ билгеләре белән кайтучылар өчен коронавируска анализ ясала. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.

Аның сүзләренчә, табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очракта, кешеләрнең Россиянең берәр шәһәрендә булып кайтуы исәпкә алына. Алар коронавируска тикшерелә.

Дмитрий Лопушов хәзерге вакытта мәҗбүри медицина күзәтүе чит илләрдән кайтучыларга гына каралган, Россия шәһәрләреннән кайтучылар өчен мәҗбүри табиб күзәтүе билгеләнми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100