news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесе коронавирусны Мәскәүдән йоктырып кайткан

Әлмәт кешесе кайтып берничә көн узганнан соң, аңарда коронавирус билгеләре барлыкка килә башлый.

(Әлмәт, 10 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Коронавируска тест расланган пациентның Мәскәүдән кайтканы билгеле булды. Әлмәт кешесе кайтып берничә көн узганнан соң, аңарда коронавирус билгеләре барлыкка килә башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Роспотребнадзорның территориаль идарәсе начальнигы Ирина Хәйруллина, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә узган туры эфирда иң элек бөтен көчләрнең чит илләрдән килгән гражданнарны контрольдә тотуга юнәлдерелүе турында сөйләде.

Ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә һәм хастаханәгә салына. Шунда ук Covid-19га беренчел анализ ясала, ул уңай нәтиҗә күрсәтә.

Берничә көннән соң Новосибирскидагы «Вектор» лабораториясеннән раслау килә.

Хәзер пациент табиблар күзәтүе астында онкология бүлеге базасында урнашкан госпитальдә ята.


news_right_1
news_right_2
news_bot