news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Эшли торган оешмалар хезмәткәрләрне сакларга тиеш

Татарстан Премьер-министры урынбасары үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшли торган предприятиеләр һәм компанияләр исемлеген атады.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Хәзер Татарстан оешмалары кешеләрнең максималь куркынычсызлыгын тәэмин итү режимында эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Мин оешмалардан Татарстан территориясендә кешеләрне саклау режимында эшләүне дәвам итүләрен сорыйм», — диде Ләйлә Фазлыева.

Хәзер республика территориясендә дәүләт һәм оборона заказын үтәүне тәэмин итүче һәм система барлыкка китерүче предприятиеләр, нефть-газ химиясе комплексы оешмалары һәм корпорацияләр өчен хезмәтләр күрсәтүче товарлар китерүче компанияләр эшли ала.

Нотариус, адвокат һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүче затлар, шулай ук төзелеш оешмалары һәм төзелеш материаллары җитештерүче компанияләр дә эшен дәвам итүче оешмалар исәбендә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100