news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр коронавирус вакытында урамга чыгу куркынычсыз булмау турында кисәтә

«Хәзер изоляция чоры. Кеше күпләп йөри торган урыннарга — ишегалларына, паркларга чыгу киңәш ителми», — диде Дмитрий Лопушов.

Белгечләр коронавирус вакытында урамга чыгу куркынычсыз булмау турында кисәтә

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саф һава файдалы булса да, коронавирус таралган вакытта урамга чыгу куркынычсыз түгел. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов матбугат конференциясендә шул хакта кисәтте.

«Хәзер изоляция чоры. Кеше күпләп йөри торган урыннарга — ишегалларына, паркларга чыгу киңәш ителми. Балалар белән һавага чыгарга туры килгәндә дә, дачага бару хәерлерәк. Анда да кеше аз булса гына», — диде ул.

Баш белгеч сүзләренчә, һава суларга балконга чыгарга була һәм бүлмәләрне җилләтеп тору кирәк.

«Саф һава файдалы булса да, авыру күрсәткечләре үсә торган вакыт, шуңа күрә изоляцияне төгәл үтәргә кирәк», — диде Дмитрий Лопушов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100