news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида коронавирус белән авыручылар өчен вакытлы госпиталь булдырдылар

Госпиталь 13 урынга исәпләнгән.

Алексеевскида коронавирус белән авыручылар өчен вакытлы госпиталь булдырдылар

(Алексеевск, 10 апрель, «Татар-информ», «Таң»). Алексеевск Үзәк район хастаханәсе базасында коронавирус белән авыручылар өчен вакытлы госпиталь булдырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова һәм Чистай Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин госпитальнең авыруларны кабул итәргә әзерлеген бәяләде.

Госпиталь 13 урынга исәпләнгән. Бирегә аерым керү юлы һәм вентеляция бар. Бу бүлек тулысынча изоляцияләнгән.

Табиблар авыруларны махсус саклагыч киемнәр киеп кабул итәчәк. Биредә үк анализ да алып булачак.

Хәзерге вакытта Алексеевск районында коронавирус инфекциясен йоктыручылар юк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100