Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры коронавирустан прививка ясатты

Барлыгы Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 2533 хезмәткәре вакцинация узарга планлаштыра.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коронавирустан прививка ясатты.

«Бернинди кыенлыклар да булмады. Җиңел кичердем», — диде Җәббаров. Ул шулай ук «үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч чирдән саклауның нәтиҗәле чарасы»ннан файдаланырга чакырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлыгы Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 592 хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узды.

«Вакцинацияне узарга планлаштырган хезмәткәрләрнең гомуми саны 2533 кеше тәшкил итә», — дип аныкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.