news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич: Битлекләр коронавирустан 100 процент сакламый

Медицина битлекләре сәламәт кешеләрдә түгел, ә авыруларда нәтиҗәлерәк эшли.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Медицина битлекләрен авыру кешеләргә кигергәндә, алар нәтиҗәлерәк, тик бу очракта да алар яңа коронавирустан тулысынча саклауны гарантияли алмый. «Татар-информ» белән шундый фикерне РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутат, табиб-психиатр Борис Менделевич уртаклашты.

«Медицина битлекләре - ул саклауның шактый нәтиҗәле чарасы, ләкин коронавирус белән бәйле очракта алар 100 процентлы гарантия булмаячак. Шулай ук битлекләрнең сәламәт кешеләр түгел, ә авырулар киеп йөрткәндә күпкә нәтиҗәлерәк булачагын аңларга кирәк. Бу чирне таратмаска мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Менделевич.

Гриппка, ОРВИ һәм һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка авырулардан саклану өчен кеше күп җыелган урыннарда битлек кияргә генә түгел, гигиена кагыйдәләрен җентекләп үтәргә, авырулар белән элемтә вакытын кыскартырга, биналарны ешрак җилләтергә дә кирәк.

«Битлекләрне киеп йөрү кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, аерым алганда, битлекне тыгыз итеп кияргә, аңа кул белән кагылмаска, кулланыла торган битлек юешләнсә яки дымланса яңа чиста, коры битлеккә алыштырырга кирәк», — дип киңәш итте Борис Менделевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100