news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 194 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 044 очрагы ачыкланган.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 194 яңа очрагы ачыкланган. Ике кеше вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашкан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«72 кеше хастаханәгә салынган, 122 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 044 очрагы ачыкланган. Аларның 33 329ы (узган тәүлектә 219ы) терелгән.

Вакцинаның беренче компонентын - 2 165 389 кеше, ике компонентын да 1 854 987е кеше ясаткан..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100