Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб коронавирус инфекциясенең сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләре турында сөйләде
Йөрәк һәм буыннар авыртуга бәйле проблемалар коронавирус инфекциясен кичергәннән соң иң куркыныч үзгәрешләрдән санала.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясе үз нәтиҗәләре белән сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Шул ук вакытта, алар чирнең авыр формада узуына бәйле түгел. Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы Ольга Багданова оператив штабның туры эфирында шулай дип белдерде.
«2020 ел ахырында беренчел медицина звеносында шактый сәер симптомнар күзәтелгән күпсанлы пациентлар барлыкка килде. 30 процент очракта пациентлар чәчләре коелуга зарлана. Төрле психик тайпылышлар күп очрый, барыннан да элек депрессия өстенлек итә, кеше үзен ялгыз хис итә, аның гел елыйсы килә», - дип искәртте спикер.
Табиблар шулай ук буыннары авыртуга зарланган кешеләр белән еш очраша икән.
Медицина хезмәткәрләре, шундый авыруларның анамнезларын җыеп, аларның барысы да яңа коронавирус инфекциясен кичерүен ачыклаган.
Өстәвенә, коронавирусның нәтиҗәләре чирнең авырлыгына берничек тә бәйле түгел, ягъни ковид белән җиңелчә формада авырган кешеләрдә дә бик катлаулы өзлегүләр күзәтелергә мөмкин.
Йөрәк һәм буыннар авыртуга бәйле проблемалар коронавирус инфекциясен кичергәннән соң иң куркыныч үзгәрешләрдән санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз