news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия эксперты балаларга кайчан прививка ясатырга кирәклеген сөйләде

Виталий Зверев балаларга 12 яшьтән соң Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин булуын әйтте.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Балалар һәм яшүсмерләргә коронавирустан прививканы әлегә куркыныч төркеменә кергән һәм яшен һәм ремиссия чорын исәпкә алып ясатырга кирәк. Шундый фикерне Мечников исемендәге вакцина һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе, Сеченов университетының микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире Виталий Зверев Covid-19 инфекциясенә каршы тору мәсьәләләре буенча Халыкара конференциясе киңлекләрендә әйтте.

«Тик андый балаларга (риск төркеменнән – ред.) тикшерелгән вакциналардан прививка ясатырга һәм бик сак булырга кирәк. Хәзер без Covid-19 инфекциясеннән өлкәннәр өчен кулланыла торган вакциналар ахыргача тикшерелеп бетмәгән дип саныйм», - диде РИА Новости агентлыгына Зверев.

Аның сүзләренчә, кагыйдә буларак, онкология, шикәр диабеты, волчанка тибындагы системалы авырулы  балалар коронавирус белән авырыйлар һәм үләләр.

Эксперт фикере буенча, балаларны 12 яшьтән башлап вакциналаштыру кирәк, алданрак коронавирустан прививка ясатуның мәгънәсе юк.

«Мин балаларга әлегә кагылмаска, яхшы вакцина  барлыкка килсә, риск төркемендәгеләргә, барлык факторларны исәпкә алып, ремиссия чорында прививка ясатырга тәкъдим итәм», - диде Зверев.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы элегрәк 12-17 яшьлек үсмерләр өчен коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник М»  вакцинасын теркәү турында карар кабул иткән иде. Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, 6-11 яшьлек балалар арасында коронавируска каршы вакцина куллану буенча тикшеренүләр киләсе ел башында башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100