Казанның Республика клиник хастаханәсе Россиядәге иң яхшысы дип табылды

Әлеге номинациядә илнең тагын өч медицина учреждениесен (Чиләбедәге шәхси диализ үзәге, Алтай крае Перинаталь үзәге һәм Бурят балалар стоматология поликлиникасы) бүләкләделәр.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсе «Медицина һәм сыйфат — 2021» халыкара конференциясендә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге буенча Россиянең иң яхшы клиникасы дип табылды.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Конференциядә «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге өчен» премиясенә Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова кичә «Россия сегодня» агентлыгында нәтиҗә ясады.

«Пандемиягә дә карамастан без камилләшүне дәвам итәбез. Әлеге уңышка көнне төнгә ялгап эшләүче хезмәттәшләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек. Фидакярләрчә эшләүче һәм көн саен камилләшүен дәвам итүче коллективка бик зур рәхмәт», — диде тантанада Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Әлеге номинациядә илнең тагын өч медицина учреждениесен (Чиләбедәге шәхси диализ үзәге, Алтай крае Перинаталь үзәге һәм Бурят балалар стоматология поликлиникасы) бүләкләделәр.