Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә ковид-госпитальне ябу планлаштырыла
Хәзер хастаханәдә вакцина ясатмаучылар дәвалана.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Хәзерге вакытта ковид-госпиталь җәелдерелгән Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе штаттагы эш режимына әйләнеп кайтырга мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте.
«Штат режимына күчү карала, әмма хәл әле киеренке, шуңа күрә әлегә стационар эшенең форматы билгеләнә», - диде Николаев.
Шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле сүзләренә караганда, хәзер хастаханәдә вакцина ясатмаучылар дәвалана.
Чаллыда вакцинация дәвам итә, беренче дозаны барлыгы 244 773 кеше, икенчесен — 190 339 кеше алган. Ял көннәрендә дә прививка ясатырга була.
Спикер шулай ук поликлиникаларда вакциналаштыру өчен мобиль бригадалар формалашуын, коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин булган өстәмә өч пункт эшләвен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз