Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анна Попова коронавирус инфекциясен йоктырмый калу мөмкинлеге турында сөйләде
Биредә битлек кию, социаль дистанция саклау, әйләнә-тирәңне чиста тоту һәм вакцинация хакында сүз бара.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Профилактик чараларны (битлек кию, социаль дистанция саклау, кулны сабынлап юу һәм вакцинация) үтәү кешенең коронавирус инфекциясе йоктырмаячагына һәм аның белән авырмаячагына абсолют гарантия булып тора. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә.
«Бу – безнең тарафтан булдырылган чаралар, Россиядә яшәүче һәркем алар хакында белә. Алар кешенең коронавирус йоктырмаячагына һәм аның белән авырмаячагына гарантия бирә», - диде Попова журналистларга.
Ул ачыклык керткәнчә, биредә битлек кию, социаль дистанция саклау, әйләнә-тирәңне чиста тоту һәм вакцинация хакында сүз бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз