Россиялеләр медицина документларыннан дәүләт хезмәтләре порталы аша файдалана алачак

Тиешле мәгълүматларны цифрлаштыруны 2022 ел ахырында төгәлләргә ниятлиләр.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина документларыннан дәүләт хезмәтләре порталындагы «Минем сәламәтлек» суперсервисы аша файдаланып булачак. Тиешле мәгълүматларны цифрлаштыру 2022 ел ахырында төгәлләнергә тиеш. Бу хакта «Российская газета» РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачевка сылтама белән хәбәр итә.

«2022 елда без тиешле цифрлы документларның тулы җыелмасына ия булырбыз дип уйлыйм. Пациент алардан үзенең шәхси кабинетында файдалана алачак», - диде ул.

Моннан тыш, министр урынбасары 2021 елда Россиядә кайбер сынау төбәкләрендә телемедицина консультацияләре үткәрелә башлаячагын искәртте. Хәзерге вакытта федерациянең әлеге хезмәттән файдалана алачак субъектлар исемлеге формалаштырыла. 2022 елдан телемедицина консультацияләрен дәүләт гарантияләре исемлегенә кертергә ниятлиләр. Нәтиҗәдә, алардан Россиядә яшәүче һәркем файдалана алачак.