Россиядә коронавируска ясалган ПЦР-тестларның яртысыннан артыгы дөрес түгел

Белгечләр фикеренчә, диагностика вакытында ПЦР-тестларга түгел, ә клиник симптомнарга таянырга кирәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә ясалган ПЦР-тест нәтиҗәләренең яртысыннан артыгы ялгыш булып чыккан. Бу хакта «Известия» газетасы Сеченов исемендәге медицина университеты галимнәре һәм аларның чит ил коллегаларының тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр Сеченов университеты хастаханәсенә апрель һәм май айларында китерелгән 3 мең 480 кешенең авыру тарихларын өйрәнгән. Аларның 1 мең 728ендә вирусның булуы ПЦР-тестлар белән расланган, 1 мең 748ендә ышанычлы нәтиҗә булмаган, әмма клиник билгеләр, үпкәләрнең халәтен дә кертеп, коронавирус икәнлеген күрсәткән. Белгечләр пациентларның әлеге ике төркемендә күзәтелгән симптомнарда статистик яктан әһәмияткә ия аермалар таба алмаган. Тикшеренү Clinical Infectious Diseases журналында дөнья күргән.

Шуннан чыгып, табиблар диагностика вакытында ПЦР-тестларга таянырга ярамый дигән нәтиҗәгә килгән. Табибларга характерлы клиник симптомнарны нигез итеп алырга кирәк.