news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда Cоvid-19 аркасында бүлмәләрне көн саен җыештырырга киңәш иттеләр

Аерым алганда, кергәндә ишекне һәм ачкычларны дезинфекцияләргә кирәк, дип билгеләп үтә белгеч.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында өйгә вирус алып кайту куркынычы шактый югары, шуңа күрә фатирны һәр көн җыештырып торырга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле сүзләренә караганда, «өйдә беркем дә авырмаса да, җыештырганда дезинфекция чараларын мөмкин кадәр ешрак кулланырга кирәк».

Аерым алганда, кергәндә ишекне һәм ачкычларны дезинфекцияләргә кирәк. Моннан тыш, керү юлында дезинфекция чарасы белән флакон куярга кирәк, кулларны кайтуга үк дезинфекцияләп булачак, дип билгеләп үтте Руженцова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100